Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар , 10:13

Балтачтан чыккан яшь галим

Түбән Янактай авылында туып-үскән, Мәскәү шәһәрендә укып техник фәннәр кандидаты диссертациясен уңышлы яклаган, шунда хезмәт юлын дәвам иткән Валерий Владимирович Валиуллинның фәнгә омтылышы кайдан башлангыч алган?

Балтачтан чыккан яшь галим
Балтачтан чыккан яшь галим

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”. Түбән Янактай авылында туып-үскән техник фәннәр кандидаты Валерий ВАЛИУЛЛИН кебек тырышлар турында әйтелгән мәкальдер бу.

Яшьтәшләреннән бик аерылмаган, тыныч, шат күңелле, тыңлаучан, игътибарлы бер малай була ул. 2003нче елда Югары Янактай авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Яхшы укый, бик пөхтә, тырыш була. Сурәт төшерергә ярата. Башлангыч сыйныф укучысы чагында әнисенең портретын төшереп алып килеп укытучысын хәйран калдыра. Башлангыч мәктәптән соң, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Шахмат түгәрәгенә йөри, олимпиадаларда һәм сыйныфтан тыш чараларда катнаша. Ә 2007нче елда сәнгать мәктәбенә укырга керә һәм 2012нче елда аны “кызыл диплом”га тәмамлый. Аның эшләре районның иҗтимагый чараларында күргәзмәләргә куела. Шул елларда ул өстәмә рәвештә үзлегеннән белем алу белән шөгыльләнә, якшәмбе көннәрендә нинди генә һава торышында да Түбән Янактайдан Түбән Иванайга рәсем сәнгате һәм сызым укытучысы Борис Зайнутдиновка чаңгыда килеп йөри, сызым һәм сынлы сәнгать буенча үзенең график белемен һәм күнекмәләрен үстерә. Борис Шакирович сөйли: "Мин Валерийның тырышлыгына, предметның асылын аңларга омтылышына, игътибарлылыгына, белемгә омтылуына гаҗәпләнә идем..."

2012нче елда егет урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 

Авыл җирендә яшәгән һәр кешегә биредәге тормыш яхшы таныш. Мал-туар, кош-корт, бакча үстерү кебек эшләр гаиләдәге олысы – кечесе иңенә тигез төшә. Валерийга мәктәп укучысы чагыннан укырга гына түгел, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итәргә дә туры килә. Әтисе Владимир Валиуллин Благовещен шәһәрендәге заводка вахта ысулы белән йөреп эшли. Әнисе Зульфия Валиуллина Иске Балтачның 3нче башлангыч мәктәбендә техник персонал сыйфатында хезмәт сала. Аларны белгән һәр кеше бары тик уңай яктан гына бәяләп фикер йөртә. Әти-әниләр балаларын да эшкә өйрәткәннәр, Түбән Янактай авылында зур йорт бетереп яшиләр. Ихата тулы терлек асрыйлар, зур яшелчә бакчасы булдырганнар, бер генә эш тә балалар ярдәменнән тыш башкарылмый.

Валиуллиннар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Олы кызлары Диана Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Әлеге вакытта Свердловск өлкәсенең Красноармейский посёлогында терлекчелек фермасында ветеринария табибы булып эшли. Кече кызлары Вилена Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укый.

Валерийның булдыклылыгы башлангыч сыйныфларда ук ачыла. Авылдагы мәктәп мөгаллимәләре аны җыйнак, пөхтә, тырыш укучы буларак хәтерли. Аеруча математика фәнен ярата. Дәрестә малайга биремнәр биреп өлгерә алмыйлар. Сыйныфташларыннан  алда эшләп бетереп укытучыга тапшыра. Мөгаллимә өлгер укучыга логик фикерләү алымын үстерә торган биремнәр биреп аны артабан да кызыктыра. Ә инде урта мәктәпне тәмамлаганда Валерий алдында кая укырга барырга дигән сорау тормый. Физика, сызымнар, тикшеренү эшчәнлеге белән тирәннән кызыксынган егет мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, 2014нче елда Мәскәү авиация институтына (милли тикшеренү университеты) "Очу аппаратлары двигательләре" факультетына "Электрон двигательләр, энергетик һәм энергофизик җайланмалар" (208нче) кафедрасына укырга керә. 2015нче елдан "Космик аппарат белән электроракета двигательләре плазмасының үзара тәэсир итешү проблемаларын өйрәнү лабораториясе"ндә шул ук 208нче кафедраның фәнни-тикшеренү бүлегендә техник булып эшли башлый. 2018нче елда бакалавриатны тәмамлагач, "Очу аппаратлары двигательләре" юнәлеше буенча магистратурага керә. 2020нче елда магистратураны отличие белән тәмамлый. Аннары аспирантурага документлар тапшыра һәм инженер вазифасына күчә. 2023нче елдан "Электрон двигательләр, энергетик һәм энергофизик җайланмалар" кафедрасында егетнең ассистент вазифасында укыту эшчәнлеге башлана. Кафедраның фәнни-тикшеренү бүлегендә эшләгән елларында космик аппарат конструкциясе элементларының магнитосфера, түбән температуралы плазма һәм электростатистик разрядлар йогынтысына чыдамлыгын сынау белән шөгыльләнә. Хезмәте сынауларны автоматлаштыру системаларын эшләү, җиһазларны монтажлау һәм демонтажлаудан, вакуум стенды базасында сынаулар үткәрүдән, алынган мәгълүматларны эшкәртүдән, анализлаудан һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре уздырганнан соң хисапларны күрсәтүдән гыйбарәт була. Фәнни-тикшеренү бүлеге кысаларында үз куллары белән проектланган электроника нигезендә җайланмалар һәм приборлар эшләнә.

 Моннан тыш, космик аппаратларның югары вольтлы кояш батареяларына бәйле яңа тематика буенча да фәнни тикшеренүләр үткәрелә. Югары вольтлы кояш батареялары конструкциясе элементларында разрядлар барлыкка килүгә кагылышлы тикшеренүләр буенча эксперименталь һәм теоретик нәтиҗәләр техник фәннәр кандидатына дәгъва итүгә диссертация нигезенә салына. 2024нче елда, 28 яшендә, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Хәзер укыту эшчәнлеген дәвам итә һәм "Электрон двигательләр, энергетик һәм энергофизик җайланмалар"  кафедрасында фәнни-тикшеренү бүлегендә беренче категорияле инженер вазифасында эшли.

Егетнең әнисе Зульфия Самиевна фикере белән кызыксынгач, ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

—Балаларыбыз бик тәртипле, үзаллы булып үстеләр. Үз юлларын үзләре сайладылар. Валерий Бердәм дәүләт имтиханнарын бик яхшы тапшырып документларын Мәскәүдәге үзе теләгән югары уку йортына тапшырды һәм студент булды. Укыган елларында безгә кыенлык китермәде. Диана да, Валерий да күңелләре яткан белгечлек буенча хезмәт юлыннан атлыйлар. Кече кызыбыз Вилена да апа-абыйсы үрнәгендә бик тырышып укып йөри. Теләгебез бер: балаларыбыз яхшы кешеләр булсыннар. Илгә файда китереп яшәсеннәр!

Валерий Владимирович — Балтач районында яшәгән мари милләт вәкилләре арасыннан чыккан беренче техник фәннәр кандидаты. Аның белән ата-анасы, авылдашлары, укытучылары, милләттәшләре бик горурлана. Тырышлыксыз бер эш тә эшләнми. Ә зур тырышлык салган кешеләр турында элек-электән “ташка кадак кагар” дигәннәр. Төгәл фән нигезләрен тирәннән үзләштереп, башкалабызның зур уку йортында фәнни, тикшеренү эшләре алып бару зур мәртәбә, олы дәрәҗә ул!

Фото шәхси архивтан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: