Әбҗәлил районында 12 баш эре мөгезле терлек урлаган ир-атка хөкем чыгарганнар.
Билгеле булганча, 2023нче елның октябрендә авыл кешесе гомуми бәясе 441 мең сумнан артык булган малларны яшерен урлаган һәм үзенә генә билгеле урында биктә тоткан. Маллар Яңавыл авылының алты кешесенеке булган.
Судта гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, зыян күрүчеләрдән гафу үтенгән. Терлекләрне хуҗаларына кайтарганнар. Гаепне йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд ир-атка 1 ел һәм 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.