Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 12:26

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче балтачлы мөрәҗәгате буенча аңа һәм аның гаилә әгъзаларына “Яшьлек”  физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырды.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

2025 ел Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде.

Республика Башлыгы Указы нигезендә, Башкортстанда төрле өлкәләргә кагыла торган 40тан артык региональ ярдәм чаралары каралган. Болар - шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар.

Радий Хәбиров йөкләмәләрен үтәү кысаларында “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында 2025нче елга спорт чараларын уздыру планы эшләнде һәм расланды, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтеләчәк социаль ярдәм чаралары билгеләнде.

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче балтачлы мөрәҗәгате буенча аңа һәм аның гаилә әгъзаларына “Яшьлек”  физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырды.

Шулай ук биредә МХОда катнашучы райондашыбызның тормыш иптәше мөрәҗәгате буенча аларның балалары өчен түләүсез спорт секцияләрен сайлап алуда консультация ярдәме күрсәтелде.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:
Читайте нас: