Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 19:39

Үз баласын карамаган да, ашатмаган да...

Тиешле дәвалау чараларын күрмәве аркасында балада тире авыруы да барлыкка килгән.

Үз баласын карамаган да, ашатмаган да...
Үз баласын карамаган да, ашатмаган да...

Башкортстанда яшәүче хатынны 13 яшьлек улына рәхимсез мөнәсәбәттә булуы өчен гаеплиләр. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү, аңа карата рәхимсез мөнәсәбәттә булу" статьясы буенча суд каршына басачак.

Билгеле булуынча, ана кеше 13 яшьлек улын тәрбияләү һәм карау белән шөгыльләнмәгән, ашатмаган һәм сезонлы кием белән тәэмин итмәгән. Өстәвенә тагын, вакытында дәвалау чараларын күрмәве аркасында, балада тире авыруы көчәйгән.

Хатын балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган. Баланы дәү әнисе тәрбиясенә тапшырганнар. Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган.

Автор:
Читайте нас: