Кичтән2 стакан җылы су(стаканым 330мл)
1 чәй к тоз
1 аш к шикәр комы
20 гр чи чүпрә
4 аш к өеп арыш оны
4 аш к ак он
салып болгатып баш(апара) ясап калдырдым.
Иртән тәмле әче исләре чыгып торган апарага0,5 ч к тоз
1 аш к шикәр комы
2 аш к арыш оны
кушып болгаттым һәм калганына ак он кушып ипи камырын басып куеп, кабарып менгәнче(1 сәгать тирәсе булгандыр) җылы урынга куйдым.
Кабарып менгәч, кунага арыш оны бн ак онны кушып сиптем һәм шунда, камырны салып, 3 кисәккә бүлеп, онда әвәләп ипи савытларына салып кабат кабарырга куйдым.
Кабарган камырны газ мичендә кызарганчы пешердем.
Исләреее... Тәмләрееее...