Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 11:55

Яңа түләү – 750 мең сум акчаны кемнәр алачак?

Бу акчаларны алыр өчен гаризалар бу елның 22 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр кабул ителә.

Яңа түләү – 750 мең сум акчаны кемнәр алачак?
Яңа түләү – 750 мең сум акчаны кемнәр алачак?

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында дәүләт ярдәме конкурсында катнашырга теләүче яшь белгечләрдән документлар кабул итә башлыйлар. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларының яшь белгечләренә 750шәр мең сум "күтәрү" акчасы бирүне күздә тота һәм агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалына ярдәм итү буенча республика программасы кысаларында күрсәтеләчәк.

Конкурста катнашучылар Башкортстанның авыл җирендә урнашкан агросәнәгать комплексы оешмаларында эшкә урнаштырылырга тиеш. Сайлап алуда катнашу өчен гариза һәм кирәкле документлар бу елның 22 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек бүлегендә кабул ителә (Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106 йорт, 306 кабинет, 9дан 18 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13тән 14 сәгатькә кадәр).

Барлык кирәкле мәгълүматны һәм документлар үрнәкләрен сылтама буенча үтеп алырга мөмкин: https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active/602985/

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-40, 218-05-44.

 

Автор:
Читайте нас: