Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 07:05

Көн саен канәфер чәйнәсәгез...

Нәрсә булачак, беләсезме?

Көн саен канәфер чәйнәсәгез...
Көн саен канәфер чәйнәсәгез...

*Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.

*Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, казналык ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.

*Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй кашыгы бал белән чәйнәргә кирәк.

*Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша.

*Канәфер составында яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлаучы, яңалары барлыкка килүдән саклаучы эвгенол матдәсе бар. Гаиләдә рак белән авыручы булганда, чирне кисәтү максатыннан канәфер белән дуслашыгыз.

*Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире кофедан ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.

*Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый!

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

 

Сәламәтлек, киңәшләр дән

Автор:
Читайте нас: