Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 15:43

Илсөя кеше иренә сөюен белдергән

Ә хатыны моны тыңлап торган.

Илсөя кеше иренә сөюен белдергән
Илсөя кеше иренә сөюен белдергән

Күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова Бәләбәйгә концерт куярга баргач, бер тамашачысы аның янына сәхнәгә менгән дә:

- Сәнгатьне яратасыңмы? - дип сораган. Илсөя һич тә икеләнмичә:

- Бәтәч, нишләп йөрим соң мин монда? Яратам, әлбәттә, - дип җавап биргән.

- Яраткач, авыз тутырып залга карап, әйтегез әле шул сүзләрне! - ди ханым.

- Яратам! Мин сәнгатьне бик нык яратам! - дип җаваплый җырчы. Сәхнәгә менгән ханым залга карап:

- Ишеттеңме, Сәнгать, сине Илсөя дә бик нык ярата! - ди. - Иптәшемнең исеме Сәнгать. Аның 65 яшьлек юбилее булды, сезгә дип шушы дисбене ясады, - дип бүләген тапшыра.

- Вот это поворот! - ди Илсөя шаккатып. Аннан инде тавышына назлар салып, "Мин Сәнгатьне яратам!" - дип тә өстәп куя. 

Хатыны бик канәгать калган, ә Сәнгатьнең хәле билгеле түгел...

 

Фото: видеодан скриншот.

 Чыганак: "Кызыл таң" сайты.

Автор:
Читайте нас: