Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 09:10

Элекке сөйгәненең егетен үтереп, гәүдәсен тураклаган

Көнләшү хисләрен тыя алмаган...

Элекке сөйгәненең егетен үтереп, гәүдәсен тураклаган
Элекке сөйгәненең егетен үтереп, гәүдәсен тураклаган

Яңа ел алдыннан Уфада бер ир,  элек йөргән хатынның яңа егетен үтереп, тураклаган. Корбанының калдыкларын ул, пакетларга тутырып, урманга илткән. Кинәт югалган яшь ирне волонтерларны җәлеп итеп өч атнага якын эзләгәннәр.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 36 яшьлек Владислав 27 декабрь көнне эзсез югалган. Ирнең игезәк кыз туганы шунда ук аны эзләргә керешкән. Әмма абыйсының кайда булуын озак вакыт ачыклый алмаганнар. Бер күзәтү камерасына да эләкмәгән ул.

Берничә көн элек югалган яшь ирнең күптән түгел генә Наталья исемле хатын белән очраша башлаганлыгы ачыкланган. Натальядан сорау алганнар. Соңрак Наталья белән  моңа кадәр очрашып йөргән ирдән дә сорау алганнар. 36 яшьлек В. Локотош шунда ук диярлек барын да сөйләгән. Көнләшү хисен баса алмыйча очраклы рәвештә көндәшен үтергәнче тукмавын әйтеп салган. Җинаяте эзләрен яшерер өчен ул, көндәшенең  гәүдәсен тураклап, пакетларга тутырган һәм якындагы урманга алып чыккан.

Локотошны тоткарлаганнар. Наталья аның җинаяте  турында белгәнме, юкмы, бу хакта әлегә хәбәр ителми.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:
Читайте нас: