Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 09:03

Башкортстанда бер ир элекке хатынының яңа егетен үтереп, гәүдәсен тураклаган

36 яшьлек ирне үтергәнче тукмаган, гәүдәсен тураклап, пакетларга тутырган һәм якындагы урманга алып чыккан.  

“SHOT”
Фото:“SHOT”

Башкортстанда коточкыч вакыйга теркәлгән - Яңа ел алдыннан Уфада бер ир, элек йөргән хатынның яңа егетен үтереп, тураклаган. Бу хакта “SHOT” хәбәр итә.

Корбанының калдыкларын ул, пакетларга тутырып, урманга илткән. Югалган яшь ирне өч атнага якын эзләгәннәр.

Чыганактан билгеле булуынча, 36 яшьлек Владислав 27 декабрь көнне эзсез югалган. Ирнең игезәк кыз туганы шунда ук аны эзләргә керешкән. Әмма абыйсының кайда булуын озак вакыт ачыклый алмаганнар. Бер күзәтү камерасына да эләкмәгән ул.

Берничә көн элек югалган яшь ирнең күптән түгел генә бер хатын белән очраша башлаганлыгы ачыкланган. Аңардан сорау алганнар. Соңрак ул хатын белән  моңа кадәр очрашып йөргән ирдән дә сорау алганнар. Ул шунда ук диярлек барын да сөйләгән. Көндәшен үтергәнче тукмавын әйткән. Җинаять эзләрен яшерер өчен ул, көндәшенең  гәүдәсен тураклап, пакетларга тутырган һәм якындагы урманга алып чыккан.

Ирне тоткарлаганнар. Хатын аның җинаяте турында белгәнме, юкмы, бу хакта тикшерү күрсәтәчәк.

Автор:
Читайте нас: