Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар , 18:50

Тутагачта “сөт чишмәсе” чылтырап ага

“Луч” җәмгыяте Тутагач сөтчелек фермасыннан  бу көннәрдә  эшкәртү предприятиесенә 1,2 тоннадан артык продукция эшкәртүгә җибәрелә

Тутагачта “сөт чишмәсе”  чылтырап ага
Тутагачта “сөт чишмәсе” чылтырап ага

Тутагач. 14 гыйнвар - "Балтач таңнары". “Луч” җәмгыяте Тутагач сөтчелек фермасыннан  бу көннәрдә  эшкәртү предприятиесенә 1,2 тоннадан артык продукция эшкәртүгә җибәрелә.

Быел кышкы салкыннар ул кадәр сынамый әле . Шулай да кыш  айлары терлекчеләр өчен   беркадәр катлаулы. Әмма «Луч»  җәмгыятенең Тутугач  сөтчелек  фермасында  кышкы шартларда  да искиткеч нәтиҗәләргә ирешәләр. Көн саен фермадан эшкәртү предприятиесенә 1,2 тоннадан артык сөт озатыла.  Узган елда тулай савым күпкә тбәнрәк булган. Бу механизатордан, ярдәмче эшчеләрдән һәм машина белән сыер саву операторларыннан торган коллективның  максатка ирешү нәтиҗәсен ачык күрсәтә. Фермада 249 баш сыер исәпләнә.

-Көтүне таналар  белән тулыландыру савымны арттырырга  булышлык итте. Узган елда   көтүгә  40 баш  тана  керттек. Алар үрчем китерде инде. Шулай ук төп көтүдәгәе  сыерларның үз вакытында  үрчем китерүе дә  бу мәлне югары савымга ирешергә булышлык итә. Узган елның соңгы аенд кырык тугыз баш бозау алган идек. Яңа елның ике атнасында гына да  утызлап  сыер  үрчем китерде,- ди ферма мөдире Рузилә Хәйдәршина,  коллективның ирешкәннәре белән уртаклашып.

 «Луч»  җәмгыятеендә  көтүне яңартуга  зур игътибар бирәләр. Киләчәктә дә продукция җитештерү тотрыклылыгын тәэмин итү өчен  38 тана керткәннәр, Алар әле орлыкландыру кондициясенә җиткерелә.  Биредә  ана терлекләр табигый ысул белән орлыкланырыла.  Ферма балансында  биш баш нәсел үгезе бар.

Нәтиҗәләрнең калган өлеше малларны  тукландырудан килә.   Көндез терлекләрне  утарга чыгаралар. Анда аларның рационын   «Хозяин» махсус агрегаты катнаштырган сусыл азык тәшкил итә.

Ферма мөдире Рузилә Хәйдәршина коллективның эш нәтиҗәләреннән канәгать. Тутугачлылар үзләренең уңышлары белән горурланалар һәм ферма арытабан да үсеш юлында булачагына  ышаналар. Мондый уңышлар-бердәм эш һәм йөкләнгәннәргә җаваплы карау  нәтиҗәсе. Продукциянең сыйфатын да югары планкада тотарга тырышалар.    

Дамир Хәйртдинов.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: