Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар , 13:08

"Капчыкта аңыма килдем..."

Махсус хәрби операция башлануга тиздән өч ел тула...

"Капчыкта аңыма килдем..."
"Капчыкта аңыма килдем..."

"Катунь" позывнойлы РФ Кораллы көчләренең штурм төркеме командиры Украинада махсус хәрби операция уздыру зонасында клиник үлем кичергән. Бу хакта ул RT  белән әңгәмәсендә сөйләгән. Басма мәгълүматы буенча, "Катунь" 2023 елның августында фронтка киткән. Ул Донецк халык республикасының Авдеевка шәһәрен азат итү дә катнашкан. МХОдагы казанышлары өчен аңа дүрт Батырлык ордены биргәннәр.

Командир сүзләре буенча ул ике тапкыр ВСУ дроннары һөҗүменә эләккән. Тәүдә беспилотник  блиндажга төшеп, ул булган подвал җимерелгән. Катунь аңа уңыш елмая, дип саный.

“Андый мизгелләрдә адреналинда эш итәсең инде, баш мие компьютерга караганда тизрәк эшли. Судагыча куллар белән тиз-тиз үземне казып чыгардым, егетләр”, –  ди "Катунь".

Дроннар һөҗүменнән тыш Русия хәрбиләренең штурм төркеме  бермәл танк уты астында калган – командирны шартлау дулкыны  шәхси торак йорттан чыгарып очырган, ир-ат үз гәүдәсе белән ике стенаны  җимергән.  RT язуынча, ул вакытта хәрби каты яраланган, комага китеп, клиник үлем кичергән.

“Мин каталкадагы капчыкта салкыннан аңыма килдем. Чыга алдым. Табиб шок хәлендә иде (...) Мин аңа: “Менә бит мин – синең күз алдыңда”, – димен”, – дип исенә төшерә командир.

Чыганак: lenta.ru

Автор:
Читайте нас: