Бишбүләк районында 17 яшьлек үсмернең башына фейерверк тигән. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Билгеле булуынча, яшьләр авыл клубында искечә Яңа елны бәйрәм иткәннәр. Салют атарга уйлаганнар һәм снарядларның берсе 17 яшьлек егеткә табан очкан.
Үсмер шунда ук һушын югалтып егылган һәм башкача аңына килмәгән.
Ачык баш сөяге-мие җәрәхәте белән аны тиз арада район дәваханәсенә китергәннәр. Анда күрсәтелгән ярдәмнән соң Уфага санавиация белән озатканнар.