Нефтекамада 30 яшьлек Тимур Мортазин югалган. Ир-атка ориентировканы БР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарата, дип хәбәр итә "КП-Уфа".
Булган мәгълүматлар буенча, яшь кеше 2024нче елның ноябрендә үк юкка чыккан. 30нчы ноябрьдә ул өйдән эшкә дип чыгып китә, ләкин кире кайтмый.
Аның турында мәгълүматлар булганнарның барысын да полиция хезмәткәрләре белән +7 917 761-07-64, +7 (987) 618-03-11 телефон номерлары аша элемтәгә керергә сорыйлар.