Казанда БПЛА һөҗүменнән соң газ цистернасында янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Татарстан башлыгы матбугат хезмәте.
"Бүген иртәнге 5:20 дә Казан шәһәре янында пилотсыз очу аппараты һөҗүме нәтиҗәсендә газ цистернасы яна башлады", - диелә хәбәрдә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, оператив мәгълүмат алгач, урынга чыккан, докладлар тыңлаган. Матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына оператив рәвештә килгән ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетергәннәр
РИА Новости