Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 14:51

“Мөһим сөйләшүләр”дә - Русия матбугаты көне

Бүген Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә үткән “Мөһим сөйләшүләр” дәрестән тыш чарасы Русия матбугаты көненә багышланды.

Газим Талипов  “Мөһим сөйләшүләр”дә - Русия матбугаты көне
“Мөһим сөйләшүләр”дә - Русия матбугаты көнеФото:Газим Талипов

Бүген Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә үткән “Мөһим сөйләшүләр” дәрестән тыш чарасы Русия матбугаты көненә багышланды.

Әлеге чара илебездә массакүләм мәгълүмат чаралары тарихына һәм аларның гражданнар тормышындагы әһәмиятенә багышланды. Укучылар илдәге беренче гәзитнең ничек аталуын белделәр, басма матбугатның заманча мәгълүмат киңлегендәге роле, периодик басмалар булдыру өстендә нинди белгечләр эшләве турында фикер алыштылар.

“Балтач таңнары” район гәзитенең баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев 13нче гыйнварда Русия матбугаты көне билгеләнүен һәм аның тарихы турында сөйләп үтте. Нәкъ бу көнне 1703нче елда Петр I указы буенча “Ведомости” гәзитенең беренче саны дөнья күргән.

Рөстәм Мәүләви улы укучыларга мәкаләләр, полосалар һәм әзер гәзит барлыкка килүенең төп этапларын сөйләде. “Балтач таңнары” гәзитенең тарихы бай да, эчтәлекле дә. Төрле елларда исемнәрен берничә тапкыр алмаштырылса да, үзенең төп кыйбласын үзгәртми – район халкына кызыклы һәм эчтәлекле язмаларны, төп яңалыкларны җиткереп тора. Район басмасы үзенең битләрендә авыл халкы, хезмәт коллективлары, предприятие- оешма, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, социаль өлкәсендәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйли, кыскасы, район тормышын чагылдыра.

Укучылар гәзит чыгару серләрен, аның сайты һәм төрле социаль челтәрләрдәге төркемнәре, редакциядә хезмәт салучы хезмәткәрләр турында кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар.

“Мөһим сөйләшүләр”дә - Русия матбугаты көне
“Мөһим сөйләшүләр”дә - Русия матбугаты көне
Автор:
Читайте нас: