Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 15:37

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БПЛА һөҗүме куркынычы турында кисәтә

Башкортстанга күрше төбәктә яшәүчеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында хәбәрләр алган.

Татарстанда мондый мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында пәйда булган. «Мөмкин булса, өйдә калыгыз», дип киңәш итәләр ведомствода, дип яза ВТ.

Пилотсыз очкычка урамда йөргәндә тап булгансыз икән, нишләргә?

Әгәр күктә дрон күрәсез икән, башта үзегезнең куркынычсызлыкны кайгыртырга – берәр йортка яшеренергә яки агачлар артына качарга кирәк. Аннары бу хәл турында полициягә яки 112 номерына шалтыратып әйтү, үзегезнең басып торган җирегезне аңлату зарур, ди хәрби психолог, «Стресстан яклау үзәге» генераль директорының махсус программалар буенча урынбасары Алексей Захаров, дип яза ИТ.

Дрон фатирыгызга очып кергән икән, нишләргә?

Әгәр дрон фатирыгызга очып кергән икән, аңа һич кенә дә кагылырга ярамый. Торактан иң элек булган бар кешене, беренче чиратта балаларны чыгарырга, соңыннан үзегез дә фатирдан чыгып, 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!

Автор:
Читайте нас: