«Киләчәктә, чыннан да дүрт көнлек эш атнасына күчәрбез дип уйлыйм. Әмма бу барлык тармакларга да һәм барлык һөнәр ияләренә дә кагылмый», — дигән ул. Депутат, фикерен дәлилләп, мисалга табибларны китергән. «Алар үз эшләрен читтән торып башкара яки пациентларны кабул итү вакытын киметә алмый», — дигән Ярослав Нилов. Аның сүзләренә караганда, роботлаштыру һәм ясалма интеллект кулланылган тармакларда алга таба кул көчен киметергә мөмкин.
Чыганак: Ватаным Татарстан.