Күптән түгел Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан солдат белән очрашу оештырылды биредә.
Ул узган елның декабрендә армиягә чакырылган булган. Ул бурычын намус үтәп туган якларына кайтты.
Авылдашлары форма кигән, физик яктан ныгыган яшь егеткә сокланып карадылар.
Ул авылдашларына солдат көннәре, хезмәт һәм өйрәнүләр турында бик кызыклы итеп сөйләде. Һәр ир-егет Ватанны саклауга әзер булырга, хезмәт алдыннан күп нәрсәне белергә, яхшы укырга, физик яктан ныклы булырга кирәк, дигән фикерләрен җиткерде.
Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә, дип язганнар авыл китапханәсе сайтында.