Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 11:24

Балтач мәктәпләре көчле мөгаллимнәре белән көчле

Бүген сүз Әлфия һәм Рөстәм Вәлиевлар турында.

Балтач мәктәпләре көчле мөгаллимнәре белән көчле
Балтач мәктәпләре көчле мөгаллимнәре белән көчле

Әлфия Хөсәен кызы Вәлиева 1971 елда Балтач районының Түбән Сикияз авылында туган.

1978елда 1нче сыйныфка укырга керә. Беренче укытучысы искиткеч педагог Хәзирә Зөфәр кызы Ногманова була. “Ул безгә шулкадәр күп мәхәббәт, игътибар, кайгырту бүләк итте!Минем аңа бик охшыйсым килә иде. Башлангыч сыйныф укытучысы булу хыялы мине 1986 елда Бәләбәй педагогия училищесына алып килде. Анда мин киләчәк эшем өчен бик күп белем алдым. 1990 елда педучилищены тәмамладым һәм «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча диплом алдым. Шул ук елның августында Уразай урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башладым. Башкорт дәүләт университетының башлангыч сыйныф укучылары педагогикасы факультетында читтән торып укып югары белемгә ия булдым”, — дип искә ала инде шактый тәҗрибәгә ия мөгаллимә.

Югары категорияле укытучының эш стажы 34ел. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, мәктәп һәм районның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Бертуган апалары Фәния (стажы 36 ел) һәм Зарима (стажы 40 ел) шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары булып эшлиләр, ә абыйсы Заһитьян (стажы 32 ел) физика укытучысы булып эшләп лаеклы ялга туктаган.

“Эшем – ул, дөресен әйткәндә, эш кенә түгел, ә минем бөтен тормышым. Укытучының хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый, ләкин бер нинди кыенлыклар да куркытмый, чөнки мин — бала һәм аның гаиләсе тормышына кергән беренче укытучы. Көн саен миңа укучыларымның күзләре карый. Минем эшемдә беренче планга кешелеклелек чыга: гүзәллекне күрергә ярдәм итү. Әти-әниләр белән аралашуымны педагог буларак кына түгел, ә балалар проблемалары ят булмаган әни буларак та төзим. Һәрвакыт үземне әти-әни урынына куярга, теге яки бу мәгълүматка ничек карарга икәнен аңларга тырышам. Шуңа күрә без күп ата-аналар белән бик дус дип уйлыйм. “Укытучы” һөнәре үзенең абруен югалтмасын, балаларны чын педагоглар тәрбияләсен иде. Ә чын укытучы - һәрвакыт тормыш укытучысы”, — дигән теләктә Әлфия Хөсәен кызы.

 Мөгаллимә тормыш иптәше белән өч бала тәрбияли. Иптәше Рөстәм Гарәби улы Вәлиев педагоглар династиясеннән. Әнисе Фая Әгъзам кызы Вәлиева, әтисе Гарәби Сафа улы Вәлиев. Әтиең белән әниең үзләрен укытучы һөнәренә багышлагач, син ирексездән педагогикага тартыласың, үзеңдә аларның осталыгын тәрбиялисең, укытучы вазифасында булуның кирәклеген тоясың шул. Рөстәм Гарәби улы да Уразай урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, 1989 елда Уфа шәһәрендәге БДПИга физика һәм математика факультетына укырга керә, әлеге вакытта Иске Балтач авылының 1нче урта мәктәбенең физика укытучысы. 1995 елда туган кызлары Лилия Рөстәм кызы Әминова (Вәлиева) Башкорт дәүләт медицина университеты"н отличие белән тәмамлап "Эндокринология" белгечлеге буенча Мәскәү шәһәренең И. М. Сеченов исемендәге югары белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесендә Ординатураны отличие белән тәмамлап 2022 елдан бүгенге көнгә кадәр РФ Президенты эшләре идарәсенең "үзәк клиник хастаханә поликлиника"сында табиб-эндокринолог булып эшли.  Уллары Ринат Рөстәм улы Вәлиев, 2017 елда 11нче сыйныфны алтын медаль белән тәмамлады (физикадан -100 балл, математикадан -100 балл). Мәктәптән соң Мәскәү шәһәрендәге А.Н. Колмогоров исемендәге МДУның махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәгенә укырга керде һәм 2024 елда МФТИның радиотехника һәм кибернетика факультеты магистратурасын тәмамлап, МДУ аспирантурасында укуын дәвам итте. Кызлары Юлия Рөстәм кызы Вәлиева, Балтач авылының 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Менә шундый көчле белгечләр хезмәт сала Уразай һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәпләрендә.

Газим Талипов фотосы

*Мәгълүматларны кулланганда "Балтач таңнары" гәзитенә сылтама мәҗбүри

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: