Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Бөре шәһәренең полиция бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында шундагы белем бирү учреждениеләренең берсендә укыган 23 яшьлек студентны тоткарлаган. Шәхси тикшерү барышында аңардан 0,3 грамм мефедрон тартып алганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, егет элегрәк тә наркотик матдәләр кулланган, ә 2025нче елның гыйнвар башында шуның белән акча эшләргә карар кылган. Интернетта белдерү табып, “куратор” белән язышкан. Яллаучылар күрсәтмәләре буенча, студент Бөредә наркотиклар тарата. Эш өчен акча түгел, ә легаль булмаган товарның бер өлешен алган.
Җинаятьчел хезмәт белән озак шөгыльләнергә насыйп булмый. Берничә көннән соң инде полиция хезмәткәрләре аны кулга алалар. Алга таба тикшерү һәм оператив чаралар барышында яшерен урыннардан тыелган матдәләр салынган 5 төргәк алынган.
Җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче тоткарланган.