Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар , 20:37

Телефондагы уен аркасында әнисен акчасыз калдырган

9 яшьлек малай бер популяр уенда валюта отарга омтылып, әнисенең 500 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.  

Телефондагы уен аркасында әнисен акчасыз калдырган
Телефондагы уен аркасында әнисен акчасыз калдырган

Башкортстанда 9 яшьлек малай бер популяр уенда валюта отарга омтылып, әнисенең 500 мең сум акчасын мошенникларга күчергән. Аферистлар кушканча, бала әнисенең телефонында "берничә гади биремне үтәргә" тиеш булган.

Хатын улының шикле гамәлләрен 3 гыйнвар кичендә күреп ала: малай аның кесә телефоныннан банк кушымтасына керергә тырыша. Ул аның кулыннан телефонын тартып ала, шәхси кабинетына керергә була, әмма кушымта һәм аккаунт инде блокланган була.
Малай Ибраһим исемле кешегә берничә тапкыр акча күчерүен әйткән. Бала мессенджерда "Роблокс" валютасы уйнатыла торган канал тапкан һәм "катнашам" дигән төймәгә баскан. Уенда робакслар алу өчен балага "гади биремнәрне" үтәргә кирәк була. Малай барысын да мошенниклар биргән инструкция буенча эшли: әнисенең телефоныннан шәхси счетларының скриншотларын  җибәрә, маркетплейста 75 мең сумга ике сертификат сатып ала һәм активлаштыру кодларын әйтеп бирә. Аннары әнисенең барлык акчаларын чит картага күчерә.
Хатын полициягә гариза язган. Гомуми зыян 504 мең сум тәшкил иткән.

"Мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас: