Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар , 18:50

2025 ел кемнәргә бәхет алып киләчәк

Кемнәргә  уңыш елмаячак?

2025 ел кемнәргә бәхет алып киләчәк
2025 ел кемнәргә бәхет алып киләчәк
КУЧКАР. Ел сезнең өчен мөһим астрономик күренеш белән башлана. 16 гыйнварда Mapc – Кучкар билгесенең яклаучысы – аның оппозициясенә әйләнә, мөмкин кадәр якынрак була һәм төн буена күк йөзендә якты яна. Бу – тормышны тулысынча яисә өлешчә үзгәртеп кору кирәклеге турында сигнал.

Көннәрегезне ничек үткәрүегезне игътибарлап тикшерергә һәм урыны белән яхшы якка үзгәрешләр кертергә вакыт җитте. Сөйгәнегездән аерылмагыз.
 
ҮГЕЗБОЗАУ. Эш һәм шәхси тормыш арасында баланс эзләгез. Ел Үгезбозаулар өчен озак үзгәрешләр чорының тәмамлануы белән үзенчәлекле. Берничә ел барган максатыгызга ирешә алырсыз. Шуңа күрә беренче яртыеллыкта сюрпризлар һәм күңелле дулкынлану булуы мөмкин.
Апрель һәм май – акыл сыгылмалылыгы һәм чыдамлыгы таләп ителгән проектлар белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Үз мәнфәгатьләрегезне яклаганда бәхәсләрдән һәм конфликтлардан качыгыз, бигрәк тә туганнарыгыз, ерак туганнарыгыз һәм күршеләрегез белән.
Август һәм сентябрь айларында эш белән шәхси тормыш арасында баланс эзләргә туры киләчәк.
Әлеге билге астында туган кешеләр, гадәттә, мөһим карарлар кабул итү өчен җаваплылыктан качарга һәм аларны башкаларның иңенә салырга тырыша, әмма биредә мәсьәләне үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк.
 
ИГЕЗӘКЛӘР. Хыянәт итүдән һәм комарлы уеннардан сакланыгыз. Елның беренче айлары бик күңелле булачак. Җитди проблемалар булмаячак, ә күп кенә кече, әмма сөенечле җиңүләр һәм эшлеклелек сезне яхшы энергия белән баетачак. Сынауларга тарысагыз, хезмәттәшләрегезгә яки якыннарыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән тартынмагыз.
Беренче яртыеллыкта сезнең эш хакы, вазыйфагыз күтәрелергә мөмкин кызыклы тәкъдим була икән, тиз арада карар кабул итәргә кирәк. Интуициягезне тыңлагыз.
 
КЫСЛА. Көндәшләр белән көрәшегез, ә партнер әйткәннәргә колак салыгыз. Ел җитди булачак, әмма сез, ахырда, барысын да җиңеп чыгачаксыз. Бурычлардан котыла, мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны хәл итә, эшегезне алмаштыра аласыз. Тик шуны исәпкә алыгыз: боларның барысын да тыныч эшләргә кирәк. Бу вакытта барысына да практик күзлектән карау һәм файдалы карарларга килү зарур.
Эштәге һәр үзгәрешне профессиональ һәм карьера өчен уңышлы мөмкинлек дип карарга кирәк. Әмма көндәшләрегез дә елның беренче яртысында аяусыз булачак. Борчылмагыз, бу сезгә көрәш өчен өстәмә энергия һәм мотивация бирәчәк, тик низаглардан һәм турыдан-туры конфликтлардан сакланыгыз. Дипломатларча эш итегез.
Икенче яртыеллыкта сезгә югарырак вазыйфа өчен көрәшергә туры киләчәк. Артык тыйнаклыгыгыз аркасында мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз.
 
АРЫСЛАН. Ел Арыслан өчен үсеш елы булачак. Максатларыгызны тормышка ашыру өчен һәр мөмкинлектән файдаланыгыз һәм уңышларыгызны билгеләргә онытмагыз. 29 мартта Кояш тотылу трансформация процессын башлый, ул киләсе 20 елга карашларыгызны ипләп үзгәртә, ә шәхси тормышыгызда үзгәрешләр башлаячак.
Әгәр сез инде никахта булсагыз, уяу булыгыз: сезнең мәхәббәтегез көрчек чоры кичерә. Ул сезнең бергә булырга тиешлегегезне һәм бер-берегезгә никадәр кадерле булуыгызны ныграк аңлау өчен җибәрелә. Барысын да үз уңаена куегыз.
 
КЫЗ. Шәхси тормышта барысы да тотрыклы булачак, әмма берничә ел бергә яшәгәннән соң, кайбер Кызлар көтмәгәндә мөнәсәбәтләрдә кытыршылык тоярга мөмкин. Бу сигналга җитди карарга кирәк. Бер-берегезне аңлап яшәгез. Мәхәббәтегезне яңарту өчен берничә күңелле мизгел оештырыгыз.
Ялгыз Кызларга яңа партнер табу җиңел булмаячак. Әмма сабырлык күрсәтсәгез, язын билгеле бер тәкъдим килүе мөмкин. Бу – кыска роман һәм романтик мавыгулар чоры. Әмма җитди бернәрсә дә көтмәгез һәм сак булыгыз, артык мавыгып китмәгез.
 
БИЗМӘН. Елның беренче яртысы – давыл алдыннан була торган тынлык. Ял итеп, килеп туачак проблемаларга әзер булу өчен көч туплагыз.
31 майда яклаучы планетагыз Венера офык өстендәге югары ноктада була һәм Кояш чыкканчы күренеп тора. Бу чагыштырмача катлаулы чорның башы булачак, ул киләсе алты ай дәвамында дәвам итәчәк.
 
ЧАЯН. Бу елда Чаяннар үзләренең профессиональ максатларына таба ышанычлы адым ясый. Бу йолдызнамә билгесе бөтен коллегаларын дошман һәм көндәш итеп караудан туктый һәм алар белән бергә эшли башлый. Карашларның шулай үзгәрүе профессиональ уңышларга уңай йогынты ясар.
Ә менә мәхәббәттә җиңел булмаячак. Гадәттә, төшенкелеккә бирелүдән куркып, Чаяннар үзләренең чәнечкеле угын күрсәтә, бу потенциаль партнерларны куркыта. Әмма августта агулы холыкны кире какмаучы кеше очраячак һәм бу кеше сезне саклану калканын салырга мәҗбүр итәчәк. Романтика һәм ышанычлы мөнәсәбәтләрдән рәхәтлек кичерерсез.
 
УКЧЫ. Бу ел – Укчылар өчен күптән көтелгән вакыт. Әмма бу сезнең артык амбицияле булуыгызга китерергә мөмкин. Хыялларыгызга игътибарлырак карарга кирәк, бигрәк тә март һәм апрель айларында планнарыгыз җимерелүе мөмкин. Үзгәрешләргә яраклашырга туры киләчәк.
Узган еллар сезнең өчен финанс җәһәтеннән зур сынау булды. Шуңа карамастан, сез булдыра алдыгыз, һәм бу – сезгә бик яхшы сабак. Шуңа күрә бу тәҗрибәне онытырга ярамый, хәтта күбрәк акча ала башласаң да.
Чыгымнарга игътибарлы булыгыз, югыйсә, мул керемегез дә җитмәс. Көз бергә озак һәм бәхетле яшәү шансы бирүче кешене очрату ихтималлыгы бар, аны кулдан ычкындырмагыз!
 
КӘҖӘМӨГЕЗ. Гыйнвар башында ук тормышыгызны яхшыртуга китерәчәк үзгәрешләр өстендә максатлы эшли башлагыз. Февраль һәм март айларында ниндидер басым кичерергә туры киләчәк, әмма моңа каршы тору белән сез үзегез өчен уңайлы шартлар булдыра аласыз.
Ә яңа эшкә тотынсагыз, мондый кыю адымнар сезгә финанс җәһәтеннән генә түгел, шәхси тормышыгызда да уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Сез үзегезне ышанычлы тоярсыз һәм шуның нәтиҗәсендә мөнәсәбәтләрдә уңышка ирешә алырсыз.
 
СУКОЯР. Яңа идеяләр һәм алымнар, элекке эшләреңне төгәлләп, яңаларын башларга ярдәм итәчәк. Соңрак үкенердәй гамәлләр кылудан сакланыгыз. Сезгә кайсы кешеләрнең тормышыгызга файда китерүен, ә кайсыларының энергияне “суыручы” булуын практикада ачыкларга туры киләчәк. “Агулы” хезмәттәшләрегез һәм көнчел дусларыгыз белән аралашудан туктагыз. Үзегезне шатлык һәм саф хисләр бүләк итәрдәй уңай кешеләр белән уратып алыгыз.
 
БАЛЫК. Кешеләрнең фикерен үзгәртү өчен көчегезне юкка түкмәгез. Аларның да уй-ниятләре игътибарга лаек. Озайлы конфликтлардан качу өчен йомшак һәм тактик эш итегез.
Җәй айларында кайбер Балыклар, ахырда, батырлык туплап, үз бизнесына таба адым ясар. Бу билгенең күпчелек вәкилләре хезмәт мөнәсәбәтләре өчен тумаган. Тик илһамландыручы булганда, сез, үсеш юлына басып, гаять зур уңышка ирешә аласыз!
Автор:
Читайте нас: