Караиделдә 13 яшьлек үсмерне машина бәрдергән. Беренчел фаразлар буенча, руль артында хокук саклау органнары хезмәткәре булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле булуынча, яшүсмер өй белән юл арасындагы сукмакны кардан чистарткан булган. Бервакыт юл читендә ватылган көрәген төзәтергә була. Шул вакытта аны зур тизлектә узган машина бәрдереп китә.
Зыян күрүче үсмерне Уфаның 17нче дәваханәсенә алып китәләр - бот сөяге сынган. Хәзер аны операция һәм озак вакытлы тернәкләнүгә әзерлиләр.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында Караидел районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренә карата хезмәт тикшерүе уздырыла, дип хәбәр иттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча ул эштән чыгарылачак.
Фото: "МБ".