Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар , 15:05

Полиция хезмәткәрләренә суккан өчен 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Агрессив хатын закон сагында торучыларга суккан

Полиция хезмәткәрләренә  суккан өчен 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Полиция хезмәткәрләренә суккан өчен 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Стәрлетамакта яшәүче хатынга полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен хөкем карары чыгардылар.

Судта ачыклануынча, хатын 2024 елның апрель аенда урамда дознаватель булып эшләүче полиция хезмәткәренең кулына берничә тапкыр суга. Агрессив хатынны полиция участогына алып баралар, ул анда да икенче дознавательга берничә тапкыр суга.

Хөкем ителүче үзенең гаебен танымады. Суд аны 2,6 елга кичектереп тору шарты белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Ул каза күрүчеләргә зыян хакын түләргә тиеш.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: