Тамак авырта, ютәл бетми, бөтен гәүдә сызлый… Соңгы арада күпләр әнә шуннан зарлана. Белгечләр, вируслы чирләр котырган чорга аяк бастык, дип кисәтә.
Гриппның әлеге төре бер тәүлек эчендә пневмониягә әверелергә мөмкин. Бу чирдән соңгы өзлегүләрнең 65 процентын үпкә ялкынсыну тәшкил итә. Үлем-китем куркынычы да зур, дип белдерә Роспотребнадзор белгечләре дип яза ВТ үзенең сайтында.
Белгечләр, дуңгыз гриппы вакытында күңел болганып, эч китәргә, баш әйләнергә дә мөмкин, дип кисәтә. Моннан тыш температура 39 градуска кадәр күтәрелә, көчле коры ютәл дә борчый. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка күренергә киңәш итә табиблар.
Кытайдагы вирус безгә дә килеп җитмәсме? Бу көннәрдә әнә шул сорауны еш ишетергә туры килә. Билгеле булганча, гыйнвар башында Кытайда метапневмовирус (hMPV) котыра дигән хәбәр таралды. Барыннан да бигрәк бу чир яше 14 кә җитмәгән балаларны аяктан ега икән. Декабрь азагында Тайвань басмалары илдә яңа вирус аркасында үлем-китем очракларының 43 процентка җитүен хәбәр итте. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, метапневмовирусның күп билгеләре ОРВИныкына охшаш. Борынга томау төшә, көчле ютәл борчый, тәнне бизгәк тота. Әмма башка чирләрдән аермалы буларак, яңа вирус йоктырган кеше тыны кысылып, сулый ук алмаска мөмкин. Вакытында дәваламасаң, метапневмовирус пневмония белән бронхитка да әверелә ала, дип кисәтә белгечләр.
Вируслар котырган чорда авыруга сабышмас өчен табиблар гади генә кагыйдәләрне истә тотарга куша. Иң элек кулларны ешрак юып, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп торырга кирәк. Йорт җиһазларын, ишек тоткаларын даими рәвештә дезинфекцияләп тору яхшы. Кеше күп йөри торган җирләрдән ерак тору, анда барган очракта да битлек кию хәерле.
ВТ