Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар , 11:11

Өч пластик чиләк, кәстрүль, саморез һәм кадаклар урлаган

Хәзер бу хатынкайга нәрсә булыр инде?

Өч пластик чиләк, кәстрүль, саморез һәм  кадаклар урлаган
Өч пластик чиләк, кәстрүль, саморез һәм кадаклар урлаган

Өч пластик чиләк, кәстрүль, 3,5 кг саморез һәм 2 кг кадак урлап хөкем ителгән хатынны ярлыкарга мөмкиннәр. Аның зыян күләме 4,5 мең сум тәшкил итә. БР Башлыгы каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия киңәшмәсендә ярлыкау сорап язылган ике гариза каралган.

Беренче гариза кеше милегенә кул сузган хатыннан килгән. “Комиссия аның эшен тәфсилләп тикшергәннән соң аны хупларга дигән карарга килде. Ул җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр җәлеп ителгән, чын күңеленнән кылган гамәлләре өчен үкенә һәм салынган зыян хакын тулысынча түләгән. Моңардан тыш, хатынга яшәгән урыны буенча уңай бәя бирелгән. Аның тәрбиясендә гарип бала булуын да исәпкә алдылар”, - дип хәбәр иткән төбәк парламенты җитәкчесе Константин Толкачев.

Комиссиянең карары РФ Президентына җибәреләчәк, соңгы карарны ил башлыгы кабул итәчәк.

Автор:
Читайте нас: