Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар , 20:06

Бүреләр өере халыкны куркуда тота

Бүреләр берничә этне ботарлаган. 

Бүреләр өере халыкны куркуда тота
Бүреләр өере халыкны куркуда тота

Яңа ел каникуллары азагында Башкортстанның Межгорье шәһәрендә паника башланган: әле монда, әле тегендә бүреләр күренә башлаган. Урындагы халык социаль челтәрләрдә Хакимияттән ярдәм сорыйлар, дип хәбәр итә “КП-Уфа”.

Межгорьеда бүреләр турында беренче хәбәр 5 гыйнварда социаль челтәрләрдә чагылу таба. Шәһәр кешесе Рәис Җиһаншин сүзләренә караганда, төн уртасында бүреләр аның этенә һөҗүм иткәннәр. 6 һәм 9нчы гыйнварда да шундый ук хәл кабатлана: бер этне бүреләр юлда үтерәләр, икенчесен шәхси хуҗалыктан алып китәләр.

- Өй алдындагы юлда күп санда бүре эзләре, кан, эт калдыклары ята. Камераларга бүреләр 8 гыйнварда эләккәннәр. Якынча билгеле булуынча, ким дигәндә ике бүре көтүе йөри, – дип хәбәр иткән “Заповедная дружина” табигатьне саклау оешмасы вәкиле.

Шәһәрдә яшәүчеләр үз гомерләре өчен куркалар. Алар ниндидер мизгелдә бүреләрнең эттән эрерәк табышка күчүләреннән куркалар.

“КП-Уфа" БРның Экология министрлыгына аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иткән, әмма ведомство мәсьәләне Межгорье администрациясенә юнәлткән, чөнки шәһәр үзе ябык территориаль берәмлек булып тора. Бу статусны ул 30 ел элек алган.

Межгорье администрациясе 9нчы гыйнварда бүреләр белән булган хәлне шәрехләгән. Анда яшәүчеләрнең борчылуын аңлаулары һәм мәсьәләне контрольдә тотулары турында хәбәр иткәннәр.

Автор:
Читайте нас: