Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар , 09:16

68 яшьлек Зөлһизә Харисованы эзлиләр

Эзсез югалган хатын-кыз медицина ярдәменә мохтаҗ.

68 яшьлек Зөлһизә Харисованы эзлиләр
68 яшьлек Зөлһизә Харисованы эзлиләр

Башкортстанда волонтерлар 68 яшьлек Зөлһизә Харисованы эзлиләр. «Вконтакте» социаль челтәрендәге “ЛизаАлерт Башкортостан” эзләү отрядының рәсми төркемендә хәбәр ителгәнчә, Әбҗәлил районы Аскар авылында хәбәрсез югалган хатын-кыз медицина ярдәменә мохтаҗ.

Билгеле булуынча, хатын-кыз 8нче гыйнварда өеннән чыгып киткән һәм югалган. Аның кайда булуы әлегә кадәр билгеле түгел.

Билгеләре: буе 157 см, урта гәүдәле, кыска кара чәчле һәм коңгырт күзле.

Эзләүчеләр югалган хатынның кайда булуы турында мәгълүматка ия булганнарның барысын да 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Автор:
Читайте нас: