"Туганыгыз авыр хәлдә", "исәп счетыгыз ябылган, акча күчерергә кирәк" дип тә СМС хәбәрләр юллый алар. Халык бу алдаулар хакында хәбәрдар. Кайберәүләренең хәзер андый эчтәлекле СМСларга исе дә китми сыман. Каракларның кармагына капмый. Телефон аша акча урлаучылар да кул кушырып утырмый, алдалауның яңадан яңа ысулын эзли...
Алар телефон хуҗаларына төрле сылтамалар белән хәбәр юллый. Ягъни телефонга СМС-хәбәр килә, анда кушымталарны ачып карау өчен сылтамалар күрсәтелгән була. Шул сылтамаларны ачып, кеше шактый акчасыннан колак кага. Бигрәк тә телефон номерына банк карточкасы теркәлгән кешеләр өчен куркыныч бу. Мәсәлән, Чаллыда берү мондый төр алдалау корбаны булырга өлгергән инде. Сылтамалар буенча кушымтаны ачып 8 мең сум акчасыз калган, дип язды “Шәһри Казан” басмасы үзенең сайтында.
Махсус хезмәтләр халыкны уяу булырга чакыра.