Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар , 15:28

Ташлы – Елга, Урта – Елгага Яңа елны Кыш бабай кыңгыраулы атта алып килде!

Татар, мари милләт вәкилләре яшәгән авылларда һәр бәйрәм зур оешканлык белән, үзенчәлекле шартларда үтә.

Ташлы – Елга, Урта – Елгага Яңа елны Кыш бабай кыңгыраулы атта алып килде!
Ташлы – Елга, Урта – Елгага Яңа елны Кыш бабай кыңгыраулы атта алып килде!

Әлеге вакытта Урта – Елгада — 15, Ташлы – Елгада 30дан артык йортта халык яши. Килешеп, аңлашып көн иткән халык “Саумысыз, авылдашлар!”, “Семык” бәйрәмнәрен берлектә оештырып үткәреп киләләр. Быел ташлы - елгалылар авыл оешуның 290 еллыгын билгеләргә җыеналар. Ә Яңа 2025 — Яшел агач елан елын каршыларга бу авыллар халкы Ташлы – Елга авылы клубына җыелды. Алдан сөйләшеп, килешеп, кем күпме бирә ала, акча җыйдылар. Аннары бүләкләр алдылар. Лотерея уены оештырдалыр. Бәйрәмгә авылларга читтән кайткан кунаклар да булгач, халык шактый җыелды. Лотереяга 0,5 литрлы алты банка татлы бал, алты капчык ашлык, магазиннан сатып алган әйберләр уйнатылды. Барлык лотереялар да отышлы булгач, халыкның күңеле күтәрелде. Уен - көлке, дәртле биюләр, җыр – моң белән үрелеп барган бәйрәм барышында "кар-бураннарын уйнатып", кыңгыраулар тагып бизәлгән җигүле атта Кыш бабай белән Карсылу да килеп җитте. “Луч” җәмгыяте үзендә эшләгән хезмәт алдынгыларына ел саен татлы кулёклар,  Яңа ел күчтәнәчләре әзерли. Быел да авыл уңганнары Кыш бабайдан (Фларит Нуркаев) бәйрәм бүләкләрен сөенеп кабул иттеләр. Аннары Руслан Шайнуровның гармун моңнарына кушылып җырладылар, биеп күңел ачтылар. Уеннарда катнашып яше, карты бүләкләр өләштеләр. Уеннарны авылда яшәгән эш яшендәге ханымнар оештырдылар. Авыл активистларына аерым бүләкләр әзерләнгән иде. Үзләренә күрсәтелгән игътибардан һәммәсенең күңеле булды.

Тыныч шартларда бик матур каршылап таралышты авыллар халкы Яңа елны. Аларны бер теләк берләштерә:

—Елан елы бар яклап та уңышлы булсын! Ил-көннәргә тынычлык бирсен. Яшь егетләр, барлык ир-атлар җиңү яулап туган җирләренә исән-сау хәлдә аяк бассыннар. Сәламәтлек, тән сихәте, җан тынычлыгы бирсен, һәммәбезгә!

Ямил Исламов, авыл активисты

Ташлы – Елга, Урта – Елгага Яңа елны Кыш бабай кыңгыраулы атта алып килде!
Ташлы – Елга, Урта – Елгага Яңа елны Кыш бабай кыңгыраулы атта алып килде!
Ташлы – Елга, Урта – Елгага Яңа елны Кыш бабай кыңгыраулы атта алып килде!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: