Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар , 16:28

Мәктәпләр янә "дистанционка"га күчәрме?

Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә метапневмовирус фонында ил мәктәпләрендә чикләүләр турындагы хәлне шәрехләделәр. 

Мәктәпләр янә "дистанционка"га күчәрме?
Мәктәпләр янә "дистанционка"га күчәрме?

Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә метапневмовирус фонында ил мәктәпләрендә чикләүләр турындагы хәлне шәрехләделәр. Шунысы билгеле, әлегә чикләүләр кертелмәячәк.

Мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, Русия мәгариф системасы штат режимында эшләвен дәвам итә, һәм хәзерге вакытта мәктәпләрдә чикләүләр кертү планлаштырылмый.

Элегрәк Роспотребнадзор Яңа ел бәйрәмнәрендә метапневмовирусның таралуы турында кисәткән иде.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, метапневмовирус еш кына бронхиолит һәм үпкә ялкынсынуын да кертеп, кискен респиратор инфекцияләр китереп чыгара. Ул һава-тамчы юлы белән күчә һәм бигрәк тә сабыйлар, өлкәннәр һәм иммун системасы какшаган кешеләр өчен хәвефле булырга мөмкин.

Инфекциягә томау төшү, ютәлләү, температура күтәрелү, тын алуда кыенлыклар һәм респиратор авыруларга хас башка билгеләр хас, диләр Роспотребнадзорда.

Метапневмовирус инфекцияләрен аерым дәвалау юк, диләр белгечләр. Әмма үзеңне кулларны даими һәм җентекләп сабын белән юып, респиратор инфекция билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмау, шулай ук өйләрдә һәм эш урыннарында өслекләрне даими җыештыру һәм дезинфекцияләү ярдәмендә сакларга мөмкин. 

Автор:
Читайте нас: