Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар , 10:44

Бәхетле булыгыз, Тимур, Алсу!

Иске Балтач егете Тимур Маханов белән Көмьязы сылуы Алсу Ахкамова никахлашты!

Бәхетле булыгыз, Тимур, Алсу!
Бәхетле булыгыз, Тимур, Алсу!

Тимур күп балалы гаиләдә үсте, гаиләдәге биш баланың ул икенчесе, абыйсы Денис Маханов 2024 елда, Иске Балтач сылуы Гүзәл Зарипова белән гаилә корып бик тату яшиләр. Фатир сатып алып Нефтекама шәһәрендә төпләнеп гомер итәләр.

"Улыбыз Тимур Оренбург шәһәрендә эшләп йөри. Алсу да күп балалы гаиләдә икенче бала булып канат ныгыткан, Чайковскида укып чыгып, шәфкать туташы белгечлеге алып, Оренбургта балалар дәваханәсендә хезмәт юлын башлаган. Әти-әнисе Владик Динавир улы һәм Гөлназ Мәгъруф кызының сөеп, дөрес тәрбия биреп үстергән кызы. Тормышка әзерлек алып аяк баскан сылуның улыбызны тиң яры итеп сайлавына һәм шундый матур, авылда, районда абруйлы гаилә белән кодалашуыбызга бик шатбыз. Ата-аналарыннан үрнәк алып Аллаһы боерса, зур тату гаиләдә сабыйлар үстерергә насыйп булсын дигән уй-ният белән тормыш кордылар. Бәхетле пар булып тигезегез белән матур гомер кичерегез. Безнең ышанычны аклагыз. Ак юл сезгә, балалар!" — ди егетнең әнисе Альбина Рамиль кызы белән әтисе Фларит Хәтәм улы.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: