Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар , 13:09

Салкыннан куллар өшесә, купшыкланганда нәрсә ярдәм итә?

Суыкта куллар аеруча игътибар таләп итә

Салкыннан куллар өшесә, купшыкланганда нәрсә ярдәм итә?
Салкыннан куллар өшесә, купшыкланганда нәрсә ярдәм итә?

1. Крем+перчаткалар.
Кулларга калынрак итеп махсус крем сөртергә һәм резин перчаткалар киеп куярга, 20-30 минут тотарга кирәк.

 

2. Җылы зәйтүн мае.
Ярылган тирегә сөртергә һәм тулысынча сеңгәнче массажларга. Бу тирене дымландырырга һәм ярыкларны йомшартырга ярдәм итәчәк.

 

3. Бал.
Дымландыру үзлекләренә ия һәм коры тирене торгызырга ярдәм итә ала. Бал белән массажларга, аннан җылы су белән юарга кирәк.

 

4. Каз мае яхшы дымландыра, тулысынча сеңгәнче массаж ясарга.

 

5. Алоэ вера согы.
Ялкынсынуга каршы һәм дәвалау үзлекләренә ия. Алоэ вера яфрагын кисеп алырга һәм аның гель өлешен бармак тиресендәге ярыкларга сыларга. Беркадәр вакытка калдырырга һәм җылы су белән юарга.

 

Йомшарткыч ванналар ясарга була:
- суга берничә кашык зәйтүн мае;
- бал;
- солы ярмасы (геркулес) өстәргә.

 

Бармакларны 10-15 минут шунда тотарга.

Автор:
Читайте нас: