Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар , 08:00

Кешенең чәч арасында ни сәбәпле кавык барлыкка килә?

Аннан котылу чаралары бармы?

Кешенең чәч арасында ни сәбәпле кавык барлыкка килә?
Кешенең чәч арасында ни сәбәпле кавык барлыкка килә?

Кавык барлыкка килүнең төп сәбәбе - Malassezia Furtur (Pityrosporum Ovale дигән исеме дә бар) дип исемләнгән гөмбәчек.

Медицинада әлеге авыруны себореяле дерматит дип атыйлар. Себорея барлыкка килүнең сәбәпләре бик күп. Бу әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы аркасында да, чәчләрне дөрес тәрбияләмәү аркасында да, лак, гельләрне, чәч буяуларын күп куллану аркасында да булырга мөмкин.
Боларга өстәп, организмның торышы (гормональ, нерв, иммун, инфекцион авырулар, ризыкка аллергия, витаминнар җитмәү, стресс, ару) да кавык барлыкка килүгә китерә.

Кавыктан котылырга түбәндәге киңәш ярдәм итәр:

! Омега-3 май кислоталары тән өчен табигый май кебек. Әгәр дә рационда файдалы майлар җитми икән, организм экономияли башлый, яшәү өчен артык мөһим булмаган урыннарны «киптерә». Баш тиресе – шундый «донор»ның берсе.

Нишләргә?

күбрәк балык ашагыз,
шулай ук әстерхан чикләвеге,
зәйтүн,
үсемлек майлары куллану файдалы.
үзегезгә туры килгән шампунь кулану дөрес булачак.

Сәламәтлек, киңәшләр

Автор:
Читайте нас: