Башта 32 кешенең һәлак булуы турында мәгълүмат бар иде. Җимерекләрне чистартканда, һәлак булучыларның күбрәк булуы ачыкланды.
6,8 магнитудалы җир тетрәү 7 гыйнвар иртәсендә Динжи районында булган, дип хәбәр итә Кытайның «Синьхуа» агентлыгы. Җир тетрәү эпицентры 10 км тирәнлектә урнашкан. 1 меңнән артык бина зыян күргән.
Кытай Халык Республикасының Президенты Си Цзиньпин барлык көчне эзләү һәм коткару эшләрен оештыруга җәлеп итәргә кушкан. 1,5 меңнән артык коткаручы җәлеп ителгән. Кытай армиясе җир тетрәү булган урынга территорияне тикшерү өчен дрон җибәргән.
Телеграм-каналларда җир тетрәү башланган мизгелләрнең видеолары тарала.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/tibetta-kocle-ir-tetrau-iozlagan-iortlar-imerelgan-distalagan-kese-halak-bulgan-5870431