Барлык яңалыклар
Новости
7 гыйнвар , 09:31

Холодец буыннары авырткан кешеләр өчен бик файдалы

Холодецны татарча койка дип атыйлар. Ул буыннары авырткан кешеләр өчен бик файдалы ризык.

Холодец буыннары авырткан кешеләр өчен бик файдалы
Холодец буыннары авырткан кешеләр өчен бик файдалы

Бу ризыкны пешерү өчен махсус ит кисәкләре кирәк. Аларны моталышка дип тә атыйлар. Бу иттә куерткыч матдәләр — җелек күп була. Желесыман шул матдә шулпаны куерта, холодецне дерелдек итә. Күпчелек очракта, буыннар тоташкан урындагы сөякле итне алалар. Койрык сөякләрендә дә желе күп була. Мөгезле эре терлек аякларыннан, койрык өлешеннән алынган сөяк кисәкләре холодец өчен бик кулай булыр.

 

🔹2–3 кг итне яхшылап югач, салкын чиста су тутырылган кәстрүлгә салыгыз. Бу иткә 4–5 литр чамасы су салырга кирәк. Холодец пешерү өчен зуррак үлчәмдәге кәстрүл алыгыз. Итле кәстрүлне утка куегыз. Кайнап чыккач көбеген җыеп 1 кашык тоз салабыз, утны киметеп, 3–4 сәгать чамасы сүрән утта кайнатыгыз.

 

🔹Куера башлагач, шулпаны сүндереп торыгыз. Шулпадан итне алыгыз. Бераз суына башлаган итне сөякләрдән чистартып, шулпаны вак тишекле иләк аша сөзәбез.

 

🔹Сөяксез итне, суганны һәм сарымсакны иттарткыч яки блендер ярдәмендә ваклагыз. Шушы итне кабат шулпага салыгыз һәм лавр яфрагы өстибез. Кәстрүлне кабат утка куегыз, кайнап чыккач, тагын 20 минут чамасы сүрән утта тотыгыз.
Безгә кирәк була:
✔️3 уртача зурлыктагы суган;
✔️5-6 тырнак сарымсак;
✔️3 лавр яфрагы.

 

🔹Эзер булгач, холодецлы кәстрүлне уттан алыгыз. Аерым савытларга салып, суыткычка куегыз. Ризык 5–6 сәгатьтән катылана һәм әзер була. Әзер холодецны 2 көн чамасы суыткычта сакларга мөмкин.

 

🔹Һәркем үз тәменчә башка төрле тәмләткечләр дә өсти ала.
🔹♦️Тәмле булсын♦️🔹
Рецепт @razina.nurieva

Автор:
Читайте нас: