Барлык яңалыклар
Новости
7 гыйнвар , 08:00

Гранатны бик файдалы диләр...

Гранатның күпләргә билгеле үзлеге — гемоглобинны күтәрә. Тагын нинди очракларда кулланыла бу җимеш?  

Гранатны бик файдалы диләр...
Гранатны бик файдалы диләр...

Азканлылыктан көнгә өч тапкыр, ашарга 30 минут кала, 0,5 әр стакан яртылаш су кушылган гранат согы эчәргә кирәк.

Кан басымын төшерә. Гранат кан басымын акрынлап төшерә. Гранатның элпәләрен чәйгә кушып эчәргә була. Ул нерв системасын ныгыта, тынычландыра, йокыны яхшырта.

Гормоннарның активлыгын арттыра. Гранат төшләрендә организмда гормоннар балансын җайга салучы майлар бар. Гранатның төшләрен төкермәгез, аларны ашарга кирәк. Ул күрем вакытындагы авыртуларны баса, климакс билгеләрен җиңеләйтә.

Авыз эчен һәм тамакны йогышсызландыра. Гранат кабыгы төнәтмәсе — бик яхшы йогышсызландыру чарасы. Аны ангина, фарингит, гиндивит, стоматиттан файдаланалар. Дуплаучы матдәләр авыртуны баса, органик кислоталар инфекцияне үтерә.

Шикәрне киметә. Гранат шикәр чиреннән тилмерүчеләргә дә файдалы. Көнгә 4 тапкыр 60 ар тамчы гранат согы эчәргә кирәк. Өченче көнне үк шикәрнең кимүе сизелә.

 

Сәламәтлек, киңәшләр

Автор:
Читайте нас: