“Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме артты. Әлеге төр түләү декрет ялына кадәр булган алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә”, – диелә хәбәрдә. Белгечләр искәрткәнчә, 2025 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 22 440 сум тәшкил итәчәк. Димәк, 140 көн өчен пособие күләме ким дигәндә – 103 285 сум, күп дигәндә – 794 355 сум булачак. 156 көн өчен пособие күләме исә 1 100 750 сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159533/
© Ватаным Татарстан