Башкортстанда яшәүче «Забава от Русского лото» дәүләт лотереясендә катнашып, суперприз иясе булган. “Столото” оештыручылары мәгълүматларына караганда, Башкортстанда яшәүче мобиль кушымта аша 100 сумга лотерея билеты сатып алган һәм 8 104 620 сум откан.
Лотерея шартлары нигезендә, 8 млн сумнан артык акчаны я 24 санның 12сен дөрес язып, я берсен дә дөрес язмыйча отарга мөмкин булган.
Башкортстанлы бер генә санны да дөрес язмаган һәм акчалата приз иясе булган. Шулай да була икән.