Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар , 19:51

Тамак авыртуны дәвалый торган 4 ЫСУЛ

Иртән торуга тамак авырта, нишләргә дә белмәссең. Бу гади генә киңәшләрне кулланып карагыз әле. Бары тик врач белән киңәшләшергә онытмагыз.

Тамак авыртуны дәвалый торган 4 ЫСУЛ
Тамак авыртуны дәвалый торган 4 ЫСУЛ

1. Каен ботаклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле ботаклар өстенә кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә мөмкин. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

 

✅Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерергә. Шуннан соң 1 сәгать бернәрсә дә ашамаска, эчмәскә. Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2–3 телем кабыгыннан чистартылган лимонны авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

 

✅Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш.

 

✅Куе арпа сыгынтысы. 1 аш кашыгы төйгән арпаны 1 стакан җылымса суга салып 4–5 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 4 тапкыр 1/4әр стакан эчәргә. Тамак бакасын дәвалаганда гына түгел, эчне йомшарту, өске сулыш юлларын дәвалау өчен дә файдалы ул.

 

Чыганак: ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Автор:
Читайте нас: