Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар , 21:51

Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтергән

 Бу коточкыч хәл Чувашиядә булган.  

Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтергән
Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтергән

2 гыйнварда Канаш шәһәрендә Кыш Бабай костюмына киенгән ир-ат кибеткә мылтык тотып кергән. Ул кибет хуҗасы 44 яшьлек Юрий С. белән сөйләшеп ала, уртак селфи ясый. Аннан соң Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтерә. «Shot» каналында һөҗүм мизгеле видеосы чыккан. 

Кадрларда күренгәнчә, башта үтерүче ир-ат белән селфи ясый, аннан соң бизнесмен касса артына барып баса, ә Кыш бабай зал буйлап йөри. Кыш бабай туны астыннан мылтыкны чыгара да «Березка» кибете хуҗасына ата. Бу вакытта залда сатып алучылар да булган. Үтерүчене эзлиләр.

 

Тулырак: https://intertat.tatar/news/kys-babai-cuvasiyada-kibet-xuasyn-atyp-utergan-5870381

Автор:
Читайте нас: