Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар , 21:03

Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми

Үткән тәүлек эчендә 58 исерек водительне туктатканнар.

Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми
Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми

   Автоинспекторларга бәйрәмнәрдә дә тынгы юк, алар юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау өчен көнне-төнгә ялган эшли.

Гомум алганда, 58 эчкән килеш руль артына утырган водитель – республика өчен уртача күрсәткеч: мәсәлән, 21 декабрьдә (беренче ял көне) – 63, 31ендә – 51, 2нче гыйнварда – 53, 3 гыйнварда 63 “кырын төягән” водительне туктаткан булганнар.

   Бер хокук бозучы водительне икенче тапкыр исерек килеш эләктергәннәр.

Фото: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: