Белорет районының Зигазы авылында янгын чыккан. Халык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләренә металл көнкүреш вагонындагы янгын турында һәм аның эчендә кеше барлыгы турында хәбәр иткән.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар вакыйга урынына килеп 15 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.
Кызганычка каршы, “вагончык”ның эчендә 55 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.
Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана, урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы һәм тикшерү-оператив төркеме эшли.