-Халидә апа, ничек хәлегез? Авырганыгыз турында беләм.
— Күп еллар онкология белән көрәшәм. Гормоннар эчеп яшим. Башта шешнең кайда икәнен белә алмадылар. Бөергә операция ясадылар. Ә ул калкансыман биздә булып чыкты.
Бу — Аллаһ биргән сынау.
Беркайчан, ни өчен миңа шундый газаплар бирелде икән, дип зарланмадым. Үлемнән курку хисе дә юк. Раббым бүген җанымны алса да, мин риза.
Яшәгән җиремне хәзер кунак килер дип һәрчак чиста-пөхтә тотам, күңелемне Аллаһ бүген җанымны алырга мөмкин дип әзер тотам. Ахирәткә, мәңгелеккә ышанам. Ике тапкыр клиник үлем кичердем, теге дөньяга барып кайттым. Җанымның тәннән очып чыкканын сиздем. Биектә нур, яктылык күренә. Шунда талпынам. Тик әле вакытың җитмәде, дип аңлаталар. Кире төштем. Бу вакытта табибларның мине алып калыр өчен ниләр эшләгәнен дә күрдем.
Хәзер төп максатым — гамәл китабымдагы игелекләрне, савапларны күбәйтәсем килә. Иртәгә нәрсә буласын белмибез, мәңгелегемне кайгыртып яшәргә тырышам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Ирек мәйданы.