Барлык яңалыклар
Новости
5 гыйнвар , 08:00

“Үлсәм, акчам сиңа калыр...”

СВО да катнашкан ир ялгыз хатын-кызга тәкъдим ясаган.  

“Үлсәм, акчам сиңа калыр...”
“Үлсәм, акчам сиңа калыр...”

Таныш түгел номерлардан шалтыратулар Рәзиләгә күп булды. Ул беркайчан да аларны кабул итмәде. Соңгы вакытта караклар шалтыратып күп кешене "төп башына утырткан"ы турында ишетеп бер шикләнсә, ялгыз хатын-кыз буларак, төрле димчеләрдән яуган тәкъдимнәрдән тәмам арыды ул. Вакыт узганнан соң ватсабына хат килеп төште.

“Бу мин, Венер. Улымның укытучысы бит син. Рәзилә, сүзне озын-озакка сузмыйм. Вакыт та кысык. Иртәгә алгы сызыкка керәбез. Әйтер сүзем шул: тиздән ялга кайтырга тиешмен. Күрешик мин кайткач. Сине законлы хәләлем итеп күрергә телим. Зарияне беләсең, һаман айнымый. Аңа бала да, ир дә кирәкми. Законлы аерылышуга алты ел бит инде. Күптән сиңа бу турыда әйтергә җыена идем. Сузып килдем. Үлсәм, акчам калыр. Илвер улым да сине якын күрә. Юк димә. Көтәр кешем булуын телим. Әйе дисәң, исән-сау кайтачакмын. Мин ышанам сиңа!”

Рәзилә укыды да, аптырап калды.

Сез аңа нинди киңәш бирер идегез?

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: