Барлык яңалыклар
Новости
5 гыйнвар , 15:41

Кышын балалар авырмасын өчен шушы биш ризыкны ашатырга кирәк

Табиб билгеләвенчә, нәкъ алар иммунитетны ныгыта.

Кышын балалар авырмасын өчен шушы биш ризыкны ашатырга кирәк
Кышын балалар авырмасын өчен шушы биш ризыкны ашатырга кирәк

Кыш көннәрендә балалар рационына кертергә кирәк булган ризыклар турында  “Газета.Ru” басмасына “СМ-клиника” балалар эндокринологы Дарья Хайкина сөйләгән.

Педиатр аңлатканча, мондый ризыкларга беренче чиратта цитруслы җимешләр, кишер һәм чикләвек керә. Шулай ук салкында иммунитетка ярдәм итү өчен балык (лосось, тәрәч, хек) һәм хөрмә ашарга кирәк.

Цитруслылар С витаминына бай, ә кишердә бета-каротин бар, ул А витаминына әверелә, ә чикләвекләрдә файдалы майлар, Е витамины һәм магний күп. Бу ризыклар иммунитетны ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта һәм елның салкын вакытында энергияне сакларга ярдәм итә. Балык — D витамины, хөрмә А витамины чыганагы.

Табиб билгеләвенчә, хөрмә – А витаминына бай кышкы суперҗимеш, ул күрү сәләтен яхшырта һәм иммунитетны ныгыта. Составында анемияне профилактикалау өчен тимер, ашкайнату өчен клетчатка һәм энергия өчен табигый шикәрләр бар. Әгәр аны өлгергән һәм йомшак килеш бирсәң, ул балалар рационы өчен бик яхшы туры килә, — ди Хайкина.

Автор:
Читайте нас: