Чиләбе өлкәсе Югары Уфалей шәһәрендә яшәүче татарлар татарча Яңа ел бәйрәмен үткәрде.
Татар телендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
Татарча биюләр барлык татар милләтеннән булган кешеләрне берләштерде.
Тамырлары Богдан авылыннан булган Венария Еникеева, Реда Кабировлар татар теле никадәр моңлы икәнлеген башкаларга җиткерергә тырышалар.
Татар милләтеннән булган кешеләр үз телләрен онытмаулары бары тик мактауга лаек.