Барып җиткәч, як-ягына каранып алды да, кеше күренмәгәч, Хасыймның куен кесәсеннән гәзит битенә төрелгән акчаны алып үзенең кесәсенә күчерде. Әтисенең җансыз гәүдәсе өстенә корыган агач ботаклары, чүп чар ыргытты, кар түшәде.
Тыныч күңел белән кайтыр юлдан атлады. Шул вакыт ябалаклап кар ява башлады. “Минем файдага карның явуы. Эзне күмәчәк. Эт тә сизмәячәк...”
***
Касыйм авылга караңгы төшкәндә кайтып керде. Ул арада җир өстенә биш санитметр калынлыкта кар катламы ятты. Сәрвәре белән яхшылап сөйләшмәде. Салган ашны тиз-тиз генә ашап бетерде дә, арыганлыгына сылтанып барып ятты. Озак ята алмады, телефон шалтырады. Әнисе иде.
—Балам, әтиегез кайтмады бит...
—Сыер да ашаган җиренә кайта. Кайтыр. Кая киткән иде? — диде салкын канлылык белән Касыйм.
—И, балам, буаз тананы саткан акчаны алырга киткән иде...
—Шуннан эзләргә инде. Эчеп йөридер. Акчасы беткәч кайтып керер, юк өчен борчылма, әни...— Касыйм трубканы салды.
Сәрвәр сүзгә, килеп туган хәлгә кысылмады. Касыймының холкын белгән хатын, үз урынын белеп яшәргә күнеккән инде.
***
Касыйм йоклый алмады. Әйләнгәләп ятты да, чыгып тартып керде. Куен кесәсендәге акчаны алып санады, ераккарак яшереп куйды. Әлегә кадәр кыш чыгарган башмакларын, үгезләрен сатып, акчасын гел Касыймга биреп баралар иде. Соңгы буаз тананы карт белән карчыкның сатып өй нигезен ремонтлатырга җыенуларын очраклы рәвештә ишеткәч, йөрәгенә корт керде Касыймның. “Үз гомерләренә җитәрлек йорт нигезенә пычагыма акча туздырасылар микән?” Печән хәстәрләгәндә Касыйм дип өтелеп торган әтисе дә, әнисе дә башка төрле көйли. Ошамады бу эш Касыймга. Әтисенең кыш чыккан буаз танасын алырга машина килгән көнне ул да райүзәккә юл тотты. Сатып алучының кем булуын, кайсы урамда яшәгәнлеген дә аңлады һәм тыкырык башына чыгып басып әтисен көтеп алды.
—Нәрсә, булдымы акча, әти?
Касыймны монда күреп әтисе аптырап калды.
—Булды, улым. Сатарга булдык инде. Әниең дә сызлана. Ике сыер карап булмас дип уйлаштык. Язга кадәр счетка салып торырга иде. Нигезне ремонтлатырга булыр дигән идек.
—Банк эшләми бүген, әти. Башка көнне килерсең... — Касыйм әтисенә ялганлады.
Ышанды карт улына. Кайтырга чыктылар. Бер ят машинага эләгеп авыл чатына кадәр кайттылар да, җәяү атладылар. Касыйм әтисенең артыннан атлады. Һәм җинаятьчел кылыгын башкарды...
***
Касыйм югалды. Күрүче, ишетүче булмады. Полиция хезмәткәрләре, прокуратура тикшерүчесе дә җинаятьченең эзенә төшә алмады.
Карлар эреп, елга, сулыклар өсте боздан ачылды. Җәй җитте. Касыйм көннән-көн аз сүзлегә әйләнде, үз-үзенә йомылды. Ябыкты. Күзен йомса, күз алдына гел әтисе килде. Төшендә күреп саташты. “Улым, монда рәхәт, яныма кил...”— дип үзе янына чакырды.
Җәйге челләдә шактый салып алган хәлдә Касыйм буага юлланды. Яр башыннан йөгереп килеп бер генә чумды. Су өстенә калка алмады...
(Әсәрдән өзек)
Фото мессенджерлардан