Күзне бәйләп бүләкләр кисү, киез итек ыргыту, тау шуу, кара бодай боткасы ашау, самавырдан кайнар чәй эчү сабыйларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Балалар шигырьләр укыдылар, Кыш бабай кулыннан кулеклар алдылар.
Кечкенә уенда катнашучыга ике генә яшь иде. Марат Хәйруллин затлы бүләкләр өләште (футболкалар, бейсболкалар, чәй, ир-егетләр өчен дезодорантлар, хатын-кызлар орлыклар җыелмасына бик шат булды).
Бәйрәм бар кешегә дә ошады. Барысы да канәгать булып күтәренке кәефтә таралышты.
Менә шулай бик күңелле чарадан башланды безнең Иске Ямурза авылында Яңа 2025 ел. Һәрвакыт тынычлык, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт яшәсен!
Шәхси эшкуарның бизнесы алдагы еларында да чәчәк атуын телибез. “Ямурза ихаталары” киләчәктә дә авыл кешеләренең ялын оештурыга зур игътибар бүләр дип ышанасы килә.
Эльза Фаюршина